Accessibility links

Кайнар хәбәр

Латвия, Финляндия һәм Эстониядә метеорит балкышы күренгән


Латвиянең астрономия хезмәтләре тагын бер метеорит төшүен хәбәр итә. DELFI агентлыгы белдерүенчә, Латвиянең метеорит үзәге хезмәткәре Андрис Биезнис метеорит кисәкләре Рига култыгына төшү ихтималлыгын әйтә.

Шаһитлар сүзләренә караганда, башта көчле тавыш белән яшел балкыш булган, аннан ул таралган.

Шундый ук хәл Финляндия белән Эстониядә дә күзәтелгән.

15 февраль көнне Чиләбе өлкәсендә метеорит төшкән иде. Зыян күрүче 38 кеше әле дә хастаханәдә кала.
XS
SM
MD
LG