Accessibility links

Мөфтият Рәис Сөләймановның мөфти киңәшчесе булуын кире кага


Русия стратегик тикшеренүләр институтының Идел буе бүлеген җитәкләүче Рәис Сөләйманов Татарстан мөселманнары диния нәзарәте мөфтие Илдус Фәизнең киңәшчесе булып тормый. Бу хакта «Ансар.Ru»га мөфтиятнең матбугат үзәгеннән килгән белдерүендә әйтелгән.

Әлеге белдерүгә күптән түгел «Ансар.Ru»да чыккан «Православный сионизм» от РИСИ. Зачем Р.Сулейманов сменил Р.Силантьева?» дигән мәкалә сәбәп булган. Анда Сөләйманов күпмедер вакыт мөфтинең киңәшчесе итеп саналганлыгы әйтелә.

«Ансар.Ru» язуынча монда сүз вазифа турында бармый, ә Сөләймановның диния нәзарәте җитәкчелеге белән мөнәсәбәтләре истә тотыла.
XS
SM
MD
LG