Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Арт-галерея” казаннарда зур кызыксыну уята


“Арт-Галерея” казаннарда зур кызыксыну уятты
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:07 0:00

21-25 февраль көннәрендә “Казан ярминкәсе” дүртенче тапкыр “Арт-Галерея” күргәзмәсен кабул итә. Анда төрле юнәлештәге сәнгать әсәрләре тәкъдим ителә.

Әлеге традицион чараның максаты – сәнгать осталарына ярдәм итү, аларның иҗатын популярлаштыру.

Чара рәссамнарны, фотографларны, антикварларны, иҗат берләшмәләрен, музейларны һәм махсус уку йортларын бер мәйданга җыйды. Ярминкәдә сынлы сәнгать әсәрләре, графика, фоторәсемнәр, скульптура үрнәкләре, галереяләр, архитектура остаханәләре, антиквариат, шамаилләр, икона сәнгате әсәрләре, милли киемнәр, буяулар, бүләкләр һәм сувенирларга кадәр тәкъдим ителә.

Биредә төрле милләт вәкилләре дә катнаша. Татарныкыннан тыш, чуаш, карел, әрмән, кумык мәдәниятенә кагылышлы әйберләрне сатып алып була.

Быел күргәзмәдә “Казан Кирмәне” музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музее да катнаша. Музей төрле-төрле Коръән китаплары күргәзмәсен тәкъдим итте. Биредә “Кол Шәриф” мәчетенә бүләк ителгән китаплар урын алган. Төркия премьер-министры Рәҗип Тайип Эрдоган бүләге, Катар, Фәләстиннән китерелгән, XVIII гасыр азагында Азәрбайҗанда кулдан язылган Коръәннәр кунакларның игътибарын җәлеп итә.

Музей хезмәткәре Айгөл Тимербулатова әйтүенчә, халыкны күбрәк шамаилләр һәм көнкүрештә кулланыла торган дини сувенирлар кызыксындыра. Ишек өстенә элә торган шамаилләр һәм тәсбихләрны күпләп алучылар бихисап, ди Тимербулатова.

Күргәзмә кысаларында төрле юнәлешләрдәге иҗат остаханәләре эшли.
XS
SM
MD
LG