Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Кореяда хатын-кыз президент вәкаләтләренә кереште


Пак Кын Хе ант итү тантанасында
Пак Кын Хе ант итү тантанасында
Көньяк Кореяда бүген ил тарихында беренче хатын-кыз президент – Пак Кын Хенең инаугурация тантанасы үтте. Чыгышында ул ил иминлеге мәсьәләләрендә катгый карашта булачагын белдерде һәм икътисад үсеше өчен илдә реформалар үткәрәчәген вәгъдә итте. Хе сүзләренчә, Төньяк Корея атом сынаулары үткәреп кореяларга җитди куркыныч тудыра.

60 яшьлек Пак Кын Хе декабрь аенда үткән президент сайлауда җиңде. Ул хакимияттәге “Сэнури” фиркасеннән намзәт иде.

Пак Кын Хенең әтисе Пак Чон Хи дәүләт эшлеклесе иде, ул 1963-79 елларда илгә җитәкчелек итте.
XS
SM
MD
LG