Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Сабантуй Универсиада вакытында булачак


Казанда Сабантуй. 25 июнь 2011.
Казанда Сабантуй. 25 июнь 2011.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда милли бәйрәм – Сабантуйларның кайчан үтәчәге турында фәрман имзалады. Әлеге документ президент сәхифәсенә урнаштырылган.

Авыл, район һәм шәһәр Сабантуйлары 8-9 июньдә үтәчәк. Чаллы белән Түбән Камада бәйрәм 15 июнь көнне булачак. Татарстан башкаласында Сабантуй 13 июльгә билгеләнгән.

Билгеле булганча, 6-17 июль көннәрендә Казанда Универсиада үтәчәк. Казан Сабантуе студентларның халыкара уеннары барган көннәргә туры килә.
XS
SM
MD
LG