Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элекке министр машинаны эчкән килеш йөрткәнме?


Марат Сафиуллин
Марат Сафиуллин

Узган атна юл иминлеге кагыйдәләрен бозган Татарстанның элекке икътисад министры, хәзер КФУ проректоры Марат Сафиуллин эше яңа юнәлеш алды. Полиция ул документсыз машина йөрткән дип белдерә.

Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе сәхифәсендә, 23 февральгә каршы төндә Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатырга тырышкан “Ауди” хуҗасының тиешле документлары булмаган, диелә. Шунлыктан аңа карата бары тик административ протокол гына төзеләчәк. Сафиуллин таныклыксыз машина йөрткән өчен штраф түләячәк.

“Татцентр” сәхифәсе язуынча, Сафиуллин башта, бу хәл бөтенләй булмады, дип белдергән. “Бу башбаштаклык! Мин якшәмбе көнне “Татар-ифнорм”га да һәм ЮХИДигә дә шалтыраттым. Мондый мәгълүматның каян килеп чыкканын аңламыйм. Документлар җыячакмын һәм барсын да тикшерәчәкбез. Мондый хәл булмады”, дип сөйләгән ул.

Мәгълүмат чаралары, шул исәптән хакимият карамагындагы “Татар-информ” сәхифәсе “Җомгадан шимбәгә каршы төндә полиция, юлда күзәтүче хезмәткәргә буйсынырга теләмәгән, “Ауди” машинасын куа барды. Юл иминлеге кагыйдәләрен бозучыны полиция куып тотты, әмма ул ишекләрен бикләп йоклады”, дип язып чыкты.

“Татар-информ” язуынча, йөртүче сигез сәгать буе йоклаганда полиция хезмәткәрләре машина яныннан китмәгән. Уянгач, йөртүче янә качарга теләгән, әмма аны тоткарлаганнар. 23 февральдә полиция хезмәткәрләре төзегән протоколда, янәсе, Марат Сафиуллин исерек булган, дип тә белдергән.

Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе сәхифәсендә әлеге хәл турында бирелгән мәгълүматта Марат Сафуллин дип телгә алынмый, ә "Ауди" машинасын йөртүче дип кенә әйтелә.
XS
SM
MD
LG