Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиада стадионы төзелешенә укытучылар да җәлеп ителә


Универсиада стадионы төзелеше
Универсиада стадионы төзелеше
Татарстандагы алты районның мәгариф бүлеге вәкилләре 45 мең тамашачыга исәпләнгән Универсиада стадионы төзелешенә укытучылар җибәрелгәнлеге, йә булмаса җибәрәчәкләре турында белдерде. Бу хакта “Ведомости” хәбәр итә.

Актаныш мәгариф бүлеге хезмәткәре сүзләренчә, Яңа елдан соң аларның ун укытучысы ун көн Универсиада төзелешендә эшләп кайткан. Чүпрәле мәгариф бүлеге вәкиле: “Утызлап кеше җибәрдек. Араларында техник хезмәткәрләр дә бар иде”, дип белдергән. Аның сүзләренчә, укытучыларны дәрестән алганнар. Мөслим районыннан төзелешкә биш-алты кеше – технология укытучылары барган.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов төзелешкә укытучылар җәлеп ителүне кире каккан. "Татар-информ" хәбәр итүенчә, министр, әгәр буш вакытларында кайда да булса эшлиләр икән - бу аларның үз эше, дип белдергән.

“Ведомости” язуынча, төзелеш өчен тотылачак акча күләме ике тапкыр арткан, стадионны тапшыру вакыты 1 июньгә күчерелгән.

Татарстан төзелеш, архитектура һәм коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин 9 февраль көнне стадион төзелеше өчен 400-ләп эшченең җитешмәвен белдергән иде.
XS
SM
MD
LG