Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирек Мортазинны әлегә гаепләмиләр


"Новая Газета" журналисты Ирек Мортазин
"Новая Газета" журналисты Ирек Мортазин

Журналист Тикшерү комитетында “Ив Роше” косметика ширкәте һәм Навальныйлар турындагы мәкаләсе хакында сөйләгән.

Февраль башында "Новая газета" басмасында "Ив Роше" Русиядә өч миллион агач һәм абыйлы-энеле Навальныйларны утыртырмы?" дигән мәкалә дөнья күргәч, Русиянең тикшерү комитеты Мортазинга җинаять эше янарга мөмкин икәнлеген белдергән иде. Мәкаләдә тикшерү комитетында булган документлар урнаштырылганы мәгълүм.

"Мин әлеге җинаять эшенә мөнәсәбәттә тикшерү серен ачмау турында бернинди кәгазь дә имзаламадым. Шуңа күрә җинаять кылуда шикләнелә алмыйм”, дигән иде Ирек Мортазин ул көнне Азатлык радиосына.

Сишәмбе көнне Тикшерү комитетыннан чыккач та Мортазин нәкъ шул сүзләрне кабатлады, ләкин сорау алу вакытында аңа башка төрле гаепләү белдерелү ихтималына ишарә ясалганын әйтте.

"Тикшерүчеләр мине 30нчы маддә нигезендә җинаять эшендә катнашкан, аларга ярдәм иткән дип гаепләргә мөмкиннәр. Ул документларны кайдан алдың дигән сорауга мин җавап бирмәдем, аны сер итеп саклау хокукым бар", диде Мортазин бүген Азатлыкка.

Тикшерү комитеты шулай ук Мортазинның Навальный белән ничек танышканын сораган.

"Аның белән әле "Яблоко" фиркасендә танышкан идек. Мин дә "Яблоко" фиркасендә идем бит. Аннары инде "Новая Газета"да эшли башлагач якынрак таныштым", диде Мортазин.

Азатлыкта фикер белдерүчеләр арасында Мортазинны "үз Навальныебыз" дип атаучылар да булды.

“Ирек ул – ирек, азатлык. Навальный ул – Навальный. Һәр кеше үз урынында булсын, үз эшен эшләсен. Барыбыз да Русиядә тормышны яхшыртыр өчен, аны демократиягә якынлаштырыр өчен тырышабыз”, диде Ирек Мортазин.
XS
SM
MD
LG