Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алматыда Иран атом програмына багышланган чираттагы сөйләшү төгәлләнде


Алматыда Иран атом програмына багышланган чираттагы сөйләшү
Алматыда Иран атом програмына багышланган чираттагы сөйләшү
Иран атом програмына багышланган ике көнлек сөйләшүләр тагын шундый ук очрашуны Алматыда 5-6 апрельдә үткәрергә дигән килешү белән төгәлләнде. Иран делегациясе башлыгы Сәед Җәлили, очрашу турында, АКШ, Британия, Франция, Кытай, Русия һәм Германия дипломатлары “бу юлы элеккегә караганда чынбарлыкка якынрак булды”, дип белдерде.

Әлеге сөйләшүдә Иран делегациясе һәм АКШ, Британия, Франция, Русия, Кытай, Германия вәкилләре катнашты. Сөйләшүдә Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Кэтрин Эштон да булды.

Дөньяның алты төп көчле иле әгәр Иран уран баету эшен 20%-ка киметсә, аңа карата булган чикләүләрне йомшарту тәкъдиме белән чыкты.

Очрашуда катнашучылар 17-18 март көнне Истанбул шәһәрендә экспертлар дәрәҗәсендә киңәшләшү очрашуы үткәрү турында да килеште.

Көнбатыш илләр Иран атом коралы ясарга җыена дип шик белдерә. Тәһран үзенең атом програмының тыныч максатларда эшләнүен әйтә.
XS
SM
MD
LG