Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Навальный адвокат дәрәҗәсен имтихан биреп алган”


Алексей Навальный тикшерү комитетында 3 август 2012
Алексей Навальный тикшерү комитетында 3 август 2012
Оппозициядәге активист Алексей Навальный адвокат дәрәҗәсен бөтен имтхианнарны да биреп, кирәкле документларны тапшырып алган. Бу хакта Киров өлкәсе адвокатлар пулаты президенты Марина Копырина белдерде.

Копырина сүзләренчә, адвокатлар пулатының намзәтнең бөтен документларын, шул исәптән дипломын тикшерү мөмкинлеге юк.

Элегрәк Русия тикшерү комитеты, Навальный адвокат дәрәҗәсен кануный юл белән алмаган, дип белдергән иде. Адвокат булу өчен Навальныйның юридик эшчәнлеге ярдәм иткән.

Тикшерү белдерүенчә, Навальныйның “Аллект” ширкәтендә хокукый мәсьәләләрдә директор урынбасары булып эшләве турында Киров өлкәсе адвокатлар коллегиясенә тапшырган белешмәсе ялган булып чыккан.

Навальный бүген “Кировлес” ширкәте эше турында тикшерү комитетына сорау алуга чакырылган. Навальный адвокат дәрәҗәсен ничек алуы турында аңлатма бирүдән баш тарткан.

Алексей Навальный адвокат дәрәҗәсен 2009 елда Киров өлкәсендә губернатор Никита Белых киңәшчесе булып эшләгәндә ала. Соңрак ул Мәскәү адвокатлар коллегиясенә керә.
XS
SM
MD
LG