Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тамбовта мөселманнар мәчет төзү өчен җир алды


Тамбов мөселманнары мәчет төзү өчен җир алуга иреште. Мәчетне ике катлы, мең кеше сыя торган итеп төзергә ниятлиләр.

Тамбов имамы Габдерәхим Ильясов сүзләренчә, яшьләрнең ислам белән кызыксынуы арта. “Гыйбадәтханәгә килүчеләр арасында христианнар да бар. Кайберәүләр ислам турында тыңларга, ә кайберәүләр динне кабул итәргә килә", ди Ильясов.

Мәчетне сәдака акчасына төзергә җыеналар. “Без урыс православ чиркәве түгел, бюджеттан беркем дә безгә акча бирмәячәк”, ди Габдерәхим хәзрәт. Ильясов сүзләренчә, төзелеш өчен бөтен документлары да бар.

5 мартта мәчет төзүгә багышланган җәмәгать тыңлаулары узачак.

Islam today хәбәр итүенчә, мәчет төзелешенә каршы имза җыю имамны сагайткан. “Манарадан намазга чакыру авазлары яңгырамаячак, дингә ышанганнар намазның кайчан башланганын болай да белә. Урамнарда корбан да чалынмаячак”, дип белдерә Ильясов.
XS
SM
MD
LG