Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиада уты Владивостоктан Русия буйлап Казанга юл алды


Бүген халыкара җәйге Универсиада уеннары уты Владивостоктан Русия буйлап Казанга юл алды. Беренче тукталыш Хабаровски шәһәрендә булачак.

РИА “Новости” хәбәр итүенчә, Универсиада уты студентлар күп булган 30 эре шәһәрдә тукталачак. Бу эстафета 6 июль көнне Универсиада ачылышы тантанасында касәне яндырганда тәмамлана.

Ут уеннар барган көннәрдә янып торачак. Универсиадада дөньяның 170 иленнән 13 мең спортчы катнашыр дип көтелә. Универсиаданы япканда 17 июль көнне үт сүндереләчәк.

Универсиада уты Владивостокка Көньяк Кореядан китерелгән иде. Владивостокта 35 көн булды. Аны меңнәрчә кеше карады дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG