Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокат: Макс Шаттоның үлемендә әти-әнисе гаепле түгел


Макс Шатто
Макс Шатто
Русиядән Кушма Штатларга уллыкка алынган өч яшьлек Макс Шаттоның (Максим Кузьмин) үлемендә әти-әнисенең гаебе юк. Бу хакта Максның әти-әнисенең адвокаты Майкл Браун белдерде.

Макс 21 гыйнвар көнне Техасның Одесса шәһәре хастаханәсендә вафат булды. Әнисе Лора Максны шул көнне балалар уйный торган мәйданчыкта аңсыз килеш табып ала.

Aдвокат Браун, Макска кирәгеннән артык хәрәкәтчән булуын киметү өчен табиб кушкан дару бирелүен, әмма аның үлемгә китерүенә шик белдерә. Ярып карау үлем сәбәпләрен ачыклар дип көтелә. Бу хакта Associated Press хәбәр итә.

Техастагы балаларны яклау идарәсе малайга карата физик көч кулланылмады микән, ул тиешенчә каралганмы дип тикшерү үткәрә.
XS
SM
MD
LG