Accessibility links

АКШ Дәүләт секретаре Төркия премьер-министрын тәнкыйтьләде


Джон Керри
Джон Керри
АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоганның сионизм турында белдерүен “чиктән тыш мыскыллы” дип бәяләде.

Рәҗәп Эрдоган
Рәҗәп Эрдоган
Эрдоган кичә Венада БМО оештырган конференциядә чыгыш ясап “исламофобия – сионизм, антисемитизм һәм фашизм кебек үк кешелеккә карата җинаять буларак кабул ителергә тиеш”, дип белдерде.

Бүген Керри белдерүенә кадәр, Израиль премьер-министры Биньямин Нетаньяху, Эрдоган беледрүен, “аңлашылмый торган һәм ялганга корылган”, дип атады.

БМО генераль секретаре Пан Ги Мун сүзләренчә, Төркия премьер-министры сүзләре “урынсыз, җимерүгә һәм каршылыкларга китерергә мөмкин”.
XS
SM
MD
LG