Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан католиклары яшьрәк папа көтә


"Католик чиркәү яшьрәк папаны көтә"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:05 0:00

"Католик чиркәү яшьрәк папаны көтә"

Яңа папаны сайлау 12 мартта башлана. Ватиканда дүрт көн киңәшкәннән соң җомга көнне кардиналлар шундый килешүгә ирешкән. Азатлык хәбәрчесе Казандагы католик мәхәллә җитәкчесе Диогенес Уркиза фикерләрен белеште.

Казанның католик мәхәлләсе 90нчы еллар уртасыннан ук эшләп килә. Ләкин инкыйлабка кадәр үк биредә беренче католиклар килеп урнаша башлаган. Ул замандагы мәхәлләнең күпчелеген алманнар тәшкил иткән.

Бүгенге католик мәхәлләсенең бинасы Казанның нәкъ үзәгендә урнашкан. Гыйбадәтханә 2008 елда төзелеп бетә. Шул вакыттан бирле биредә гел гыйбадәт кылулар булып тора.

Мәхәллә башлыгы Диогенес Уркиза әйтүенчә, Бенедикт XVIның вазифасын калдыруын Казан католиклары көтмәгән.

“Бенедикт XVI бу вазифаны калдырыр дип уйламадык та. Хәзер кем папа буласын фаразлау кыен, ләкин чиркәү чагыштырмача яшь папаны көтә. Иоанн Павел II һәм Бенедикт XVI эшен дәвам итүче кирәк. Кардиналлар кемне сайласа, шуны кабул итәчәкбез”, диде Уркиза Азатлык радиосына.

Уркиза яңа папа кара тәнле булуына каршы түгел. Аның сүзләренчә, бүген Африкада католиклар дине алга таба күп адымнар ясады. Шуңа күрә хәзер сайланмаса, кайчан да булса кара тәнле папа барыбер булачак, ди Уркиза.
XS
SM
MD
LG