Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Мария Алехина үтенечен кире какты


Пермь мәхкәмәсе Pussy Riot төркеме җырчыларының берсе, Мария Алехинаның җәзаны үтәр өчен улына 14 яшь тулуны көтү мөмкинлеге турындагы үтенечен кире какты.

Бу атнада Мордовиядәге Җәмәгать күзәтү комиссиясе рәисе Геннадий Морозов, панк-төркемнең икенче әгъзасы Надежде Толоконниковага шелтә белдерү өчен комиссия утырышы булачагын хәбәр итте. 28 февральдә Толоконникова утырган колониядә тәртип бозганы хәбәр ителә.

Толоконникова, Алёхина һәм Екатерина Самуцевич Мәскәүдә чиркәүдә Путинга каршы чыгышлары өчен хулиганлык һәм дини нәфрәт тудыруда гаепләнеп икешәр ел төрмәгә хөкем ителгән иде.
XS
SM
MD
LG