Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Осетиядәге тауга Уго Чавес исеме биреләчәк


Төньяк Осетиянең альпинизм федерациясе республикадагы тауларның берсенә вафат булган Венесуэла президенты Уго Чавес исемен бирү тәкъдиме белән чыкты. Федерация рәисе Казбек Хамицаев, 3.400 метр биеклектәге тауга спортчылар 8 март көнне менеп китәчәк, дип хәбәр итте.

Тау башына менгәч альпинистлар аңа "Уго Чавес" исемен кушачак.

Беларус президенты Александр Лукашенка Венесуэла президенты вафаты сәбәпле илдә Хатын-кызлар көне белән бәйле барлык бәйрәм чараларын тыйды.
XS
SM
MD
LG