Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Болгар чорында халкыбызга нигез салынган"


Казан кирмәнендә "Болгар риваятьләре"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:17 0:00

Казан кирмәнендә "Болгар риваятьләре"

Казан кирмәнендә Татарстан һәм татар халкының дәүләтчелеге тарихы музеенда рәссам Булат Гыйлвановның “Болгар риваятьләре” исемле күргәзмәсе эшли. Анда рәссамның төрле елларда иҗат иткән әсәрләре тәкъдим ителә.

Булат Гыйлванов – Казанда шактый билгеле шәхес. Күпләр аны оста рәссам буларак кына түгел, Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры спектакльләренә сәхнә бизәлеше өчен җаваплы кеше буларак та белә. Моннан тыш, рәссам Муса Җәлил бүләге лауреаты да булып тора.

Болгар чорына юкка гына игътибар бирелми. Рәссам фикеренчә, халкыбызның дине, теле, бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләре шул чордан чыга. Гыйлванов әйтүенчә, халкыбызга нәкъ шул чорда нигез салынган.

Рәссам әйтүенчә, бу күргәзмәдәге әсәрләрне төрле өлешләргә бүләргә була. Һәрберсенең үзенчәлекләре бар.

“Мәсәлән, “Алтынчәч” сериясенең максаты – халкыбызның төрле кыяфәттә икәнен күрсәтү. Безнең милләтнең генетикасы бик бай. Кыяфәтләре бер-берсенә охшамаган. “Кыйссаи Йосыф”, “Җиде энҗе” кебек серияләрдә төрле идеяләр чагылыш тапкан. Халкыбызның бай тарихын һәм рухта сакланган төрле образларны күрсәтү гомуми максат булып тора”, ди Гыйлванов.

Гыйлванов кечкенәдән үк рәссам булырга хыяллана. Бу һөнәрне тулысынча үзләштерү өчен аңа ике дистә елга якын вакыт кирәк булган. Алабуга сәнгать мәктәбендә укыганнан соң, Чаллы сәнгать училищесын тәмамлый. Ә инде 1990нчы елларда Петербур шәһәрендә Илья Репин исемендәге Сынлы сәнгать, рәсем ясау һәм архитектура институтында белем ала. Бүген рәссамның кайбер әсәрләре Русия, Англия, Германия, Төркия, АКШ һәм Япония илләрендә шәхси һәм дәүләт күргәзмәләрдә саклана.

“Болгар риваятьләре” күргәзмәсе март азагына кадәр дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG