Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар АКШны Үзбәкстан министрына басым ясарга чакыра


Халыкара Human Rights Watch хокук яклау оешмасы Үзбәкстан хакимиятләре оппозиция активистларын һәм журналистларын эзәрлекләүне дәвам итә, дип белдерде. Белдерү авторлары АКШ дәүләт секретаре Джон Керрине Үзбәкстан тышкы эшләр министры Абдулазиз Комилов белән очрашуда хокук торышының начарлануы турында сөйләшергә чакырды.

Очрашу 12 мартта Вашингтонда булачак.

Халыкара оешма АКШның Үзбәкстанда кеше хокуклары торышына күз йомуына җавап итеп Ташкент Әфганстаннан китүче АКШ гаскәрләренә үз җирләре аша үтү хокукын озайта ала, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG