Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар һәм башкорт гүзәлләрен сайлыйлар


“Нәүрүз” гүзәле” бәйгесе (архив фотосы)
“Нәүрүз” гүзәле” бәйгесе (архив фотосы)

Март ае быел татар һәм башкорт кызларының гүзәллек бәйгеләре аена да әверелде. Әле генә башкорт кызларының “Һылыукай-2013” ярышмасы тәмамланды. Ә 21 март көнне Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрында татар кызларының “Нәүрүз гүзәле” бәйгесенең финалы булачак.

Башкорт кызларының “Һылыукай” бәйгесенә әзерлек шушы елның тәүге көннәреннән үк башланган иде. Иң элек аның сайлап алу өлешләре районнарда һәм шәһәрләрдә үтте. Алтмыштан артык кыздан Уфада үтүче финалга 12 сылукай сайлап алынды. Башкаланың Нефтьчеләр мәдәният сараенда оештырылган бәйгедә яшь кызлар йөз матурлыгы, гәүдә сылулыгында гына түгел, ә башкорт телен яхшы белүдә, төрле өлкәләргә кагылышлы сорауларга дөрес җавап бирүдә дә бәяләнде.

Кызлар һәммәсе дә чибәр дә, уңган да, белемле дә. Шуңа күрә галимнәрдән, сәнгать әһелләреннән һәм журналистлардан торган жюрига иң-иңнәрне сайлап алу да ансат эш булмагандыр. Шулай да һәр бәйгенең җиңүчесе була. Бу юлы да җиңү баскычына менүчеләр ачыкланды.

Ярышманың иң югары бүләгенә - гран-прига Бөрҗән районында туып үскән Әнүзә Гыйззәтуллина лаек дип табылды. Ул Башкорт дәүләт педагогия университетының икенче курсында белем ала. Тарих-хокук факультеты талибәсе ул. Киләчәктә хокукчы булырга тели. Шул ук вакытта телевидениедә алып баручы буларак та үзен сынап карыйсы килә. “Ә иң мөһиме хатын-кыз бәхетенә өмет итәм, акыллы башкорт егетенә кияүгә чыгып тату гаилә корырга телим”, - ди Әнүзә туташ.

“Һылыукай” бәйгесендә беренче урынны Дүртөйле районында туып үскән татар кызы Динә Әхмәтясәвиева яулады. Ул Башкорт дәүләт университетының Нефтекама шәһәрендәге бүлегендә гуманитар факультетта белем ала. Нияте – филолог булу, тормышын укытучы һөнәре белән бәйләү.

Зәлия Ахунова
Зәлия Ахунова
“Һылыукай” бәйгесендә катнашырга минем укытучым тәкъдим итте, - ди Динә туташ. – Бәйге миңа күп нәрсә бирде. Финалга әзерләнгәндә бер ай буе җырларга, биергә, актерлык осталыгына һәм сәхнәдә үзеңне тота белү серләренә өйрәндек. Киләчәктә бу тәҗрибәләр бик тә файдага булачак”.

Башкорт кызларының ярышмасына йомгак ясалды. Ә менә татар кызларының “Нәүрүз гүзәле” бәйгесенең соңгы өлешенә бу көннәрдә ныклы әзерлек башлана гына. Финал сынауларына җәмгысы 41 кыздан 14-е сайлап алынды. Алар 21 март көнне Уфа “Нур” татар дәүләт театрында көч сынаша.

Бәйгене оештыручы Зәлия Ахунова әйтүенчә, кызлар белән махсус белгечләр 10 көн дәвамында осталык дәресләре үткәрәчәк. Финалга узу бәхетенә ирешүчеләр оста итеп җырларга, биергә, актерлык осталыгына өйрәнәчәк. Татар телен белүне яхшырту, сәнгатьле сөйләү серләренә төшенү мөмкинлегенә дә ия булачак милләт кызлары.
XS
SM
MD
LG