Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран һәм Пакстан президетлары газүткәргеч төзү тантанасында катнашты


Иран белән Пакстан президентлары ике ил арасында газүткәргеч төзелешенең Пакстан өлешен башлау тантанасында катнашты.

Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат белән Пакстан президенты Асиф Али Зардари Иранның Чаһбеһар портында төзелешкә таш салды.

Тәһран үткәргечнең Ирандагы өлешен төзү инде тәмамланып килә, дип белдерде. Аның Пакстандагы 780 чакрым озынлыктагы өлешен төзергә тагын ике ел кирәк булачак.

Исламабад озак вакыт кичектерелеп килгән бу төзелеш Пакстандагы энергия кытлыгын киметергә ярдәм итәр дип өметләнә.

Кушма Штатлар бу үткәргеч Иран атом програмына каршы чикләүләрне бозарга мөмкин, дип аңа каршы чыга һәм Пакстанга карата да чикләүләр кертелергә мөмкин, дип кисәтә.
XS
SM
MD
LG