Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә тотык итеп алынган украин журналисты качып киткән


Анхар Кочнева
Анхар Кочнева
Украинадагы киңкүләм мәгълүмат чаралары Сүриядә тотык итеп алынган Украина журналисты Анхар Кочневаның тотык алучылардан качып киткәнлеген хәбәр итә.

Бүген Кочневаның туганнары журналистларга аның башкала Димәшктә имин урында булуын белдергән. Бу хәбәрне Украина матбугат министрлыгы да раслады.

Узган елның октябрендә Кочневаны үзләрен Сүрия президенты Бәшәр Әсадка каршы сугышучы Ирекле Сүрия армиясенең бер өлеше дип атаучы төркем тотык итеп алган иде.

Ноябрь аенда интернетка чыгарылган видеода Кочнева үзен Русия күзләү хезмәте агенты дип атады һәм тотык алучыларны таләпләрен үтәүне сорады. Тотык алучылар аны иреккә чыгару өчен 50 миллион доллар таләп иткән иде.
XS
SM
MD
LG