Accessibility links

Миңнеханов Грозныйда: спорт һәм сәясәт


Миңнеханов Грозныйда
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:52 0:00

Миңнеханов Грозныйда

Узган якшәмбе Казанның “Рубин” футбол такымы чираттагы уенны Грозный стадионында уздырды. Әлегә Казан стадионы чирәме уеннар кабул итәргә әзер түгел, шуңа күрә “Рубин” Грозныйда уйнады.

Гади спорт чарасы сәяси төсмер алды, чөнки шушы көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Чечня хакиме Рамзан Кадыров чакыруы буенча Грозныйга эшлекле сәфәр кылды. Соңыннан төбәк башлыклары бергәләшеп футбол уенын күзәттеләр.

Татарстан президентын һава аланында Рамзан Кадыров үзе каршы алды. Социаль челтәрләр белән якыннан дуслашырга өлгергән Чечня башлыгы очрашуның барлык нечкәлекләрен интернетка куеп барды. Мәсәлән, Instagram фото сервисында Кадыров Миңнеханов килүен болай тасвирлады: “Грозный һава аланында Татарстан президентын каршы алдым. Бу Рөстәм Миңнехановның Чечня җөмһүриятенә беренче сәфәре. Безнең күп нәрсә турында сөйләшәсе, хезмәттәшлек итәсе бар”.

Шул ук сервистагы чираттагы хәбәр: “Без минем кардәш Рөстәм Миңнеханов белән “Әхмәт-Арена”да “Рубин” өчен җан атабыз. Уен бик кызыклы. Рөстәмнең минем кебек үк футбол җанатары икәнен белмәгән идем”.

Соңрак президентлар Twitter челтәрендә дә аралашып алдылар. Рөстәм Миңнеханов, гадәттәгечә, интернетта күп сөйләми, Кадыров исә сүзләрне бер дә кызганмый һәм Татарстан башлыгына еш кына “брат”, ягъни “кардәш” дип мөрәҗәгать итә. Ахыр чиктә Миңнеханов Кадыровны Татарстанга чакырды. Кадыров чакыруны бик теләп кабул итте һәм килергә вәгъдә бирде. Аралашу урыс телендә барды.

"Путин админстрациясе тарафыннан килештерелгән сәфәр"

“Звезда Поволжья” гәзитенең баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов бу очрашу турында Азатлык радиосына үз фикерләрен белдерде.

Рәшит Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов
“Чечня һәм Татарстан Мәскәүгә каршы торучы җөмһүриятләр булып танылды. Бу ике төбәкне чагыштырып карар өчен аларның тулаем җитештерүенә карау җитә. Чечняныкы ул 100 млн. сум, ә Татарстанныкы бер-ике елдан 2 трлн. сум булырга тора. Димәк, Татарстанныкы 20 мәртәбә артык дигән сүз. Әлбәттә, Татарстан күпкә көчлерәк, йогынтыга күбрәк ия булган төбәк, ә Чечня әле дә ярымсугыш халәтендә яши.

Бу сәфәр Русия президенты админстрациясе тарафыннан килештерелгәненә бер шигем дә юк. Күрәсең, Мәскәү хакимияте Олимпиада һәм Универсиада алдыннан Кавказдан киләчәк чит көчләргә чик куярга җыена” ди Рәшит Әхмәтов.

Рамзан Кадыров гел Татарстанны үрнәк итеп куярга ярата икән. Бу хакта аның матбугат үзәге дә язып чыга. Әхмәтов очрашуда икътисадны үстерү мәсьәләсе дә күтәрелгән дип саный.

“Бу сәфәрне тарихи дип атап була. Ике республика мөнәсәбәтләре төрле булды. Миңа калса, Русия Чечняда “Татарстан моделе” эшләп китсең дип тели. Бу мөнәсәбәтләр Миңнехановка да Кадыровка да файдалы”, ди Әхмәтов.

Рамзан Кадыров президент статусын бетерү тәкъдиме белән чыкканы билгеле. Ләкин Татарстан хакимияте әлегә бу исемнән баш тартырга җыенмый. Рәшит Әхмәтов бу белдерүне җитди итеп кабул итми.

“Кадыров Мәскәүгә тулысынча буйсына. Чечнядан аермалы буларак, Татарстан үзе үк федерал үзәккә ел саен 600 млрд. сумга якын акча күчерә. Универсиада белән бергә исәпкә алганда, шуның 30 млрд. сумы, ягъни 5%ы гына бүленеп бирелә. Ә Чечня исә тулысынча дотацион төбәк, анда эшсезлек бик зур. Миңа калса, президент статусы калыр. Мәскәү үзе моңардан баш тартачак. Илдә арта баручы эчке низаглар вакытында мондый адым мәгънәсез булып тоела”, ди Әхмәтов.

14 мартта Миңнеханов Дагстанны вакытлыча җитәкләүче Рамазан Абдулатыйпов белән очрашачак. Шулай ук якын арада Кадыровның Татарстанга килүе көтелә. Рәшит Әхмәтов Чечня башлыгын бигрәк тә зарыгып көтә.

“Миңнеханов һәм Кадыров бер-берсенә бераз ошаган да. Икесе дә бик хисле, ихлас кешеләр. Кадыровның Татарстанга килүен зарыгып көтәм, чөнки ул бик үзенчәлекле шәхес. Дагстанның яңа башлыгы Рамазан Абдулатыйпов Татарстанга гел яхшы мөнәсәбәттә булды. Мөгаен, биредә чечен диаспорасы да үсәчәк. Гомумән алганда, мондый очрашулар бик мөһим. Без үзебезгә яңа беректәш алабыз. Хәзерге вакытта милли республикаларга һөҗүм бара, шуңа күрә аларның башлыклары белән хезмәттәшлекне арттырырга кирәк”, ди Әхмәтов.

"Яңа мөфтинең дә катнашы бар"

Бу сәфәр Татарстан мөфтиятендә баручы үзгәрешләр чорына туры килде. Рәшит Әхмәтов моны юкка түгел дип саный. Аның фикеренчә, Татарстанга суфый мөфти билгеләү Чечня белән якынаюга бер адым булып тора.

“Татарстанда ислам бик тиз үсә, ә Чечняда ул инде күптәннән аякта нык басып тора. Күпләр фикеренчә, мөфти вазифаларын башкаручы Камил Сәмигуллин – суфый. Белгәнебезчә, Чечняда суфыйчылык бик киң таралган. Сәмигуллинны бу вазифага кую – Кавказ белән мөнәсәбәтләрне җанландырып җибәрү ниятеннән дә эшләнгән адым. Киләчәктә Сәмигуллиннан Русиянең бердәнбер мөфтие итү эше башланырга тора дип саныйм. Чөнки бердәм мөфтият төзү идеясын Путин да хуплый, бу аның күптәнге хыялы. Хәзер Русиядә мөселманнар саны 20 миллионга тиң. Америка аналитиклары фаразлавынча, бу дин тарафдарлары 2050 елга Русиянең яртысын тәшкил итәчәк”, диде Рәшит Әхмәтов.

Сәфәр барышында Миңнехановка Грозныйның Әхмәт хаҗи Кадыров исемен йөртүче мәчетен дә күрсәттеләр.

"Башкортстан махсус читләтелә"

Миңнехановның Кавказ республикалары белән якынаю янәшәсендә Башкорстанга игътибар кими. Күрәсең, ике Рөстәм әле дә уртак тел таба алмыйча интегәләр. Әмма Рәшит Әхмәтов башка фикерне дөресрәк дип саный.

“Миңа калса, Татарстан һәм Башкортстан мөнәсәбәтләренә чик куелган. Тагын бер кабатлап әйтәм: республика башлыклары очрашулары, сәфәрләре Русия президенты администрациясе тарафыннан контрольдә тотыла. Федераль үзәк Хәмитовка да, Миңнехановка да якынаерга киңәш итми. Хәтерләсәгез, Рәхимов җитәкчелеге вакытында ук Татарстан һәм Башкортстан нефть эшкәртү комплексларын берләштерү идеясы хупланмады. Ә хәзер инде соң, чөнки “Башнефть” Евтушенков җитәкләгән “Система” компаниясе кулына күчте. Ике республиканың энергетик комплексларын берләштерү бик тә табигый булыр иде, ләкин бу гамәлнең сәяси нигезе булганга күрә, Татарстан һәм Башкортстанның беректәшкә әйләнүләре Мәскәү өчен куркыныч булып тоеладыр. Хәмитов үзе дә бит милләте буенча күбрәк татарга якын. Шуңа күрә теләсә нинди хезмәттәшлеккә тиз арада чик куела”, диде Әхмәтов Азатлык радиосына.
XS
SM
MD
LG