Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуров Дума сайлавы турында белгечләр хисабын хөкем итте


Владимир Чуров
Владимир Чуров
Русия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Владимир Чуров 2011 елның декабрендә үткән Дума сайлавында коммунистлар фиркасенең “Бердәм Русия” фиркасен җиңүе турындагы хисапны тәнкыйтьләп чыкты.

Бүген Үзәк сайлау комиссиясе утырышында чыгыш ясап Чуров әлеге хисап турында сораулар булса, психиатрларга мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде.

Бу хисапны Проблемалы анализ һәм дәүләт-идарә проектлау үзәге белгечләре төркеме әзерләгән. Бу үзәкнең фәнни җитәкчесе – “Русия тимер юллары” башлыгы Владимир Якунин.

Белгечләр нәтиҗәсенә караганда, чынлыкта Дума сайлавында “Бердәм Русия” бары 20-25 процент кына тавыш җыйган, рәсми нәтиҗәләр исә ике мәртәбә арттырып күрсәтелгән. КПРФ 30 процент тавыш җыйган булса да, аның тавышлары киметелеп 19 процент дип күрсәтелгән.

Әлеге хисапны әзерләүчеләр Дума сайлавы нәтиҗәләре ялган дип исәпли.
XS
SM
MD
LG