Accessibility links

Кайнар хәбәр

ПКК сигез төрек тотыгын азат итте


Төркиянең Анадолу рәсми хәбәр агентлыгы белдерүенчә, Көрдестан эшчеләр партисе ПКК Гыйракның төньягында ике ел чамасы тотык буларак ябып тотылган сигез кешене азат иткән.

Тотыкларның алтысы солдатлар, берсе полиция хезмәткәре, берсе җирле рәсми диелә. Төркия һәм халыкара җәмәагатьчелекнең шактый зур өлеше ПККны террорчы оешма дип исәпли.

Тотыклар ПККның төрмәдә утыручы җитәкчесе Абдулла Оҗалан чакыруы белән азат ителде.
XS
SM
MD
LG