Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан милли кадрлар әзерләүгә ныклап тотынмакчы


Рөстәм Миңнеханов һәм Рәдиф Җамалетдинов
Рөстәм Миңнеханов һәм Рәдиф Җамалетдинов

Республикада унлап районда элек эшләп килгән татар-төрек лицейлары шикелле гимназия-интернатлар ачылачак. КФУның филология һәм сәнгать институты җитәкчесе Рәдиф Җамалетдинов: "Биредә татар, рус, инглиз һәм берәр көнчыгыш телен тирәнтен үзләштерү белән бергә, татар әдәбиятын, тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә дә зур игътибар биреләчәк", дип белдерә.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов милли белгечләр әзерләүдә нигез булып торачак әлеге махсус мәктәпләрне ачу турындагы проектны хуплаган. Бу хакта Азатлык радиосына филология һәм сәнгать институты сүзчесе Сөйләйман Нәҗмиев белдерде.

Нәҗмиев сүзләренчә, районнар 1 майга кадәр интернат-гимназияләрне ача алу-алмау турында Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына хәбәр итәргә тиеш. "Бу мәктәпне ачардай бина бармы, булмаса төзи аламы, районнар әнә шул якларын белдерергә тиеш. Билгеле бер исемлек булдырылган иде, аңа кергән районнар төшеп калырга, аның урынына яңасы өстәлергә мөмкин", диде Нәҗмиев.

Башта бу махсус мәктәпләр Казан, Арча, Саба, Актаныш, Азнакай, Мамадыш, Буа, Әгерҗе, Баулы һәм Норлатта ачылачак дигән хәбәрләр булган иде. Президентка тәкъдим ителгән проектта әлеге милли белем учакларын быелның 1 сентябренә ачарга тәкъдим ителгән.

Нәҗмиев сүзләренчә, министрлык укыту програмнарын раслаячак, филология һәм сәнгать интституты методик яктан ярдәм итәчәк.

Филология һәм сәнгать институты җитәкчесе Рәдиф Җамалетдинов бу мәктәпләрдә телләр өйрәнүгә зур игътибар биреләчәген әйтә. "Мондый уку йортлары республикада элегрәк тә бар иде, мәсәлән, татар-төрек лицейлары. Әмма биредә татар, инглиз, рус һәм берәр көнчыгыш телен тирәнтен үзләштерү белән бергә татар әдәбиятын, тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә дә зур игътибар биреләчәк. Көннең икенче яртысында да татар телен өйрәнүгә, сөйләшүгә махсус вакыт карала", ди Җамалетдинов.

Бу мәктәпләрдә шулай ук табигый фәннәргә (естественные науки) дә зур игътибар булачагы белдерелде.

Әлеге мәктәпләрдә белем бирүдә алдынгы технологияләр, дистанцион укыту алымнары кулланылачак. Бәйгедә җиңгән зирәк балаларны җиденче сыйныфка кабул итәчәкләр, бер сыйныфка 12-15 укучы туплау планлаштырыла. Укытучылар да бәйге нәтиҗәсендә сайлап алыначак. Филология һәм сәнгать институты галимнәренең Казаннан торып интернет аша белем бирүе дә карала.

Финанслауга килгәндә исә, Җамалетдинов әйтүенчә, әлеге мәктәпләр Татарстан хөкүмәте казнасыннан аерым финансланачак.

Барлыгы өч проект каралган

26 февральдә филология һәм сәнгать институтында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган КФУның багучылар шурасы утырышында, милли кадрлар әзерләүне саклап калу мәсьәләсе күтәрелде һәм президентка өч проект тәкъдим ителгән иде. Әлеге милли кадрлар әзерләү өчен махсус мәктәпләр ачу әнә шул өч проектның берсе. Икенчесе татар милләтен дөньяга танытуга, өченчесе телләр өйрәнүгә багышлана.

Икенче проект халыкара “Татаrica” журналын чыгару турында. Аны татар, рус, инглиз телләрендә бастыру планлаштырыла һәм электрон вариантын булдыру да күздә тотыла.

Биредә төрле илләрдә яшәүче галимнәрнең татар теленә, мәдәниятенә, тарихына, иҗтимагый фикеренә һәм башка өлкәләргә багышланган фәнни мәкаләләре басылачак. Журналны халыкара басмалар исемлегенә кертеп, башта елына ике, аннары дүрт һәм алга таба алты тапкыр чыгару карала. Ул Татарстан хөкүмәте, Казан федераль университеты, Татарстан фәннәр академиясе, Дөнья татар конгрессы тарафыннан, “Татмедиа” агентлыгы ярдәме белән басылыр дип планлаштырыла.

Телләрне өйрәнү проекты татар, рус, инглиз телләрен өйрәнүгә багышлана. Рус телен чит илләрдән Русиягә эшкә килгән мигрантларга өйрәтү дә бу проект кысаларында карала.

Әлеге проектта “Телне камил белү” дигән бүлек бар. Ул татар һәм рус телен гади халыкка өйрәтүне күз алдында тота. Институт тарафыннан татар телен өйрәтү дәресләре узган ел башланган иде. Бу курсларга сигез йөзләп кеше йөрде дип белдерелде.

Телләрне өйрәнү проекты дәүләт оешмалары хезмәткәрләренә татар, рус, инглиз телләрен өйрәтүне дә карый. "Шунысы шатландыра -- дәүләт оешмалары үз хезмәткәрләренә татар телен өйрәтүне сорап мөрәҗәгать итә", ди Җамалетдинов.
XS
SM
MD
LG