Идел буе тикшерү идарәсе Универсиадага әзерлек кысаларында Казандагы тимер юл комплексының иминлеген арттыруда акча үзләштерүгә бәйле җинаять эше ачкан.
Тикшерүчеләр әйтүенчә, узган ел уртасында Русия тимер юл идарәсе белән “Контроль автоматлаштырылган системнары плюс” ширкәте арасында тимер юл вокзалларында юлчыларны тикшереп үткәрү җиһазлары урнаштыру турында 100 миллион сумлык берничә килешү имзаланган.
Бу елның гыйнварында үткәрелгән тикшерү исә тикшерү җиһазлары урнаштырырга тиешле ширкәтнең 14 миллион сумнан артык бәяләнгән килешүләр шартларын үтәмәгәнлеге ачыкланган.
Урнаштырылган тикшерү җиһазлары да килешү таләпләренә туры килми. Чынлыкта ул җиһазлар Кытайда ясалган һәм аларга Русия ширкәтләренең ялган тамгалары гына куелган булып чыккан.
Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.