Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфти


Мөфти (гарәп.مفتي) – фәтва бирергә хокукы булган шәригать кануннарын яхшы белүче дин әһеле. Мөфтиләр мөстәкыйль рәвештә Коръән һәм хәдисләргә нигезләнеп карар чыгара алмыйлар, алар мондый хокукка ия мөҗтәһидләр хезмәтенә сылтарга тиешләр. Әгәр мөфти мөҗтәһидләрнең төрле карарларына юлыга икән, ул фәтваны шарт һәм вакыт таләпләренә туры китереп чыгара. Мөфти тәкъвалы (Аллаһтан куркучан) һәм белемле булырга тиеш, ул бу таләпләргә туры килмәсә, аның фәтвалары буенча эш итмиләр.

Русиядә мөфтиләр мөфтият җитәкчеләре булып торалар.

Чыганак: Википедия
XS
SM
MD
LG