Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хосусый сак ширкәтләренә кешеләрне тоткарлау вәкаләте бирелергә мөмкин


Русия эчке эшләр министрлыгы хосусый сак ширкәтләренә җәмәгать тәртибен бозучыларны һәм җинаятьчеләрне тоткарлау өчен чикләнгән вәкаләтләр бирергә тәкъдим итә.

Бүген бу турыда эчке эшләр министрының беренче урынбасары Александр Горовой белдерде. Аның әйтүенчә, бу мәсьәлә Думаның белгечләр шурасында, эчке эшләр министрлыгындагы хосусый сак ширкәтләре һәм хосусый детективлар белән хезмәттәшлекне координацияләү шурасында һәм Русия җәмәгать пулатында каралырга мөмкин.

Горовой әйтүенчә, эчке эшләр министлыгын реформалау барышында хезмәткәрләр саны 20 процентка киметелгән һәм хәзер министрлык җинаятьләрне булдырмау һәм ачу эшендә кыенлыкларга кичерә.
XS
SM
MD
LG