Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әстерханда тотык итеп алынган дүрт кеше азат ителде


Әстерханның Идел-Каспий көллиятендә бүген тотык итеп алынган кешеләрнең барысы да азат ителде. Бу турыда Русия эчке эшләр министрлыгының җирле идарәсе белдерә. Тотык алучы тоткарланган. Аның Әстерханда яшәүче 26 яшьлек кеше булуы әйтелә. Анда ялган шартлаткыч һәм ялган пистолет булуы да ачыкланган.

Бүген иртән ул кеше корал куллану белән янап бер укытучыны, вахтерны һәм ике укучы кызны тотык итеп алып көллиятнең бер бүлмәсенә бикләнгән. Башта бернинди таләпләр дә куймаган тотык алучы соңрак тотыкларны азат итү өчен ашарга һәм эчәргә бирүне сораган.
XS
SM
MD
LG