Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Лигасы чирекфиналында “Рубин” “Челси” белән уйный


Европа Лигасының чирекфиналында Казанның “Рубин” футбол такымы Лондонның “Челси” такымы белән уйнаячак. Ньонда УЕФАның баш фатирында үткәрелгән җирәбә шундый нәтиҗә бирде.

Татарстан такымы 4 апрельдә беренче уенга Лондонга барса, икенче уен 11 апрельгә билгеләнгән.

“Рубин”ның баш тренеры Корбан Бердыев җирәбә нәтиҗәләренә аңлатма биреп: “Европа Лигасының 1/16 финалындагы кебек үк “Рубин”га тагын мөмкин булган такымнарның бәлкем иң көчлесе эләкте. Бу бары безгә өстәмә этәргеч бирә һәм уенга игътибарны арттыра. Атаклы көндәшкә каршы матчларда үзебезнең иң яхшы сыйфатларыбызны күрсәтергә һәм Европа гранды янында яхшы күренергә тырышачакбыз”, диде.

Казанның элекке шәһәр башлыгы Камил Исхаков "Челси" такымы хуҗасы, Русия эшмәкәре Роман Абрамович белән дус булуын һәм "Челси"ны үзенә бик якын күрүен әйтеп җирәбә нәтиҗәсенә сөенүен белдерде һәм: “Хәзер “Челси” үз тарихында да, “Рубин” тарихында да беренче мәртәбә Казанга киләчәк һәм бу футбол бәйрәме булачак!” диде. Исхаков әйтүенчә, Казандагы уен республика башкаласының үзәк стадионында үтәчәк.

Чирекфиналында "Фәнәрбахче" (Төркия) "Лацио" (Италия) белән, "Тоттенхэм" (Британия) "Базель" (Швейцария) белән, "Бенфика" (Португалия) "Ньюкасл" (Британия) белән уйнаячак.
XS
SM
MD
LG