Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владимир Пехтин Думадан чыгарыла


Владимир Пехтин
Владимир Пехтин
Русия Дәүләт Думасы “Бердәм Русия” депутаты Владимир Пехтинның вәкаләтләрен вакытыннан элек, 29 мартта туктату турында карар чыгарды.

Дума Пехтинның вәкаләтләрен туктату турында аның язма мөрәҗәгате нигезендә карар иткәнлеген белдерә.

Киңкүләм мәгълүмат чараларында Пехтинның АКШта кыйбатлы фатиры булуы һәм аның милек декларациясендә күрсәтелмәве турында хәбәрләр таралгач, 20 февральдә Пехтин Думадан китәргә карар итүен белдергән иде.

“Интерфакс”ның “Бердәм Русия” фракциясендәге чыганагы әйтүенчә, моңарчы Думаның Этика комитетын җитәкләгән Пехтинны Төбәкләр үсеше министры урынбары итеп куярга мөмкиннәр
XS
SM
MD
LG