Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хәрби көймәләрен Урта диңгезгә куячак


Русиянең хәрби диңгез көчләре башлыгы адмирар Виктор Чирков Урта диңгезгә 5-6 хәрби көймәнең җибәреләчәген белдерде. Алар Русиянең төбәкләге мәнфәгатьләрен яклар өчен җибәрелә. Мондый карар соңгы 20 елда беренче тапкыр кабул ителә.

Русия хәрби көчләрен Урта диңгезгә кую тәкъдиме белән башта саклану министры Сергей Шойгу чыкты.

Элек Урта диңгез ярларында торган Русия берничә дистә көймәсен Мәскәү 1992 елда Советлар Берлеге таркалгач кире кайтарган иде.

Моннан тыш адмирал Чирков Һинд һәм Тын океанында да көймәләр кую ниятен белдерде.

"Без ил җитәкчелегенең Дөнья океаны суларында Русиянең хәрби көчен арттыру стратегиясен хуплыйбыз. Вьетнамдагы элекке хәрби диңгез базаны яңартырга телибез. Башка океан һәм диңгездәрдә дә көймәләрне куярга телибез", диде Чирков.
XS
SM
MD
LG