Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рудольф Нуриевкә 75 яшь тулган булыр иде


Джулия Каванахның Нуриевка багышланган китабының тышлыгы
Джулия Каванахның Нуриевка багышланган китабының тышлыгы
Бүген танылган балет остасы Рудольф Нуриев тууына 75 яшь тулды.

Владивостокка барган поездда туган Нуриевның әнисе Казаннан, әтисе Уфа янындагы бер авылдан була. Балеттагы иҗатын Нуриев Уфада башлый. 1961 елда Парижга китеп кире кайтмый.

Озак елларга Рудольф Нуриев онытыла, әмма соңгы елларда аның шәхесенә игътибар бермә-бер арта. Аңа багышлап Казанда һәм Уфада балет фестивальләре оештырыла, күргәзмә почмаклар, музей бүлмәләре ачыла. Казанда Нуриев фестивале 2012 елда 25нче тапкыр узды.

Узган ел М.Гафури башкорт академия театры атаклы балет биючесе тормышына һәм иҗатына багышланган “Руди never off!” дип аталган әсәрне сәхнәләштерде.

Дөньяда биючегә багышланган китаплар нәшер ителде.
XS
SM
MD
LG