Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнарның сакалларын кисәргә мәҗбүр иткән полиция хезмәткәрләренә карата җинаять эше ачылырга мөмкин


Сургутта мөселманнарның сакалларын кисәргә мәҗбүр иткән полиция хезмәткәрләренә карата прокуратура тикшерү уздыра. Зыян күрүчеләр, шаһитләр һәм полиция хезмәткәрләреннән сорау алынган.

Әгәр полиция вәкилләренең гаебе танылса, аларга кара җинаять эшен ачылырга мөмкин.

Билгеле булганча, март башында бер төркем полиция хезмәткәрләре Сургуттагы хәләл кафега кереп мөселманнарның сакалларын кисәргә мәҗбүр иткән иде, ә соңыннан аларны полиция бүлегенә алып киткәннәр.
XS
SM
MD
LG