Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Татар халкының тарихи шәҗәрәсе" китабы тәкъдим ителде


Гадел Беляев һәм Разил Вәлиев китап тәкъдим итү кичәсендә
Гадел Беляев һәм Разил Вәлиев китап тәкъдим итү кичәсендә

Мәскәүдә Татарстанның вәкаләтле вәкиллегендә Русиянең атказанган төзүчесе, дәүләт бүләге лауреаты Гадел Беляевның Казанда нәшер ителгән “Татар халкының тарихи шәҗәрәсе” китабы тәкъдим ителде.

Китап Гадел Беляевның 80 яшьлек юбилеена багышлап чыгарылган. Гадел әфәнде үзенең чыгышын, "мин бу китап турында 15 яшемнән үк, 1947 елда хыяллана башлаган идем", дип башлады. Ул Касимов шәһәрендә туган. "Безнең туганнар ул җирлектә 500 ел элек яши башлаганнар. Ләкин аларның тамырлары ерак тарихка, мең еллар элек булган заманга барып тоташа", диде Гадел Беляев.

Бик зур күләмле булган ул китапка 350 шәҗәрә кергән, шулай ук алар хакында тарихи эзлеклелек белән аңлатмалар һәм фоторәсемнәр бирелгән. Фамилияләр бәйләнешенә аерым игътибар күрсәтелгән.

"Бу китапны язганда төп чыганак булып озын гомерле туганнарым торды. Минем әбием генә дә 102 ел яшәде. Аның хәтере соңгы көннәргә кадәр бик якты һәм күп нәрсәләрне исендә тоткан хәтер иде. Бу китабым белән тарихи кешеләрне генә искә алудан башка, бүгенге буыннарны да үз тарихларына җәлеп итәргә тырыштым. Аларның рухи бердәмлеге, туганлык җепләре ныгысын һәм нәсел тарихы аларда горурлык уятсын өчен эшләнде бу китап", диде Гадел әфәнде.

Кичәгә килүчеләр
Кичәгә килүчеләр
Китапка кергән 350 тарихи нәсел арасында күптөрле галимнәр, язучылар, хәрбиләр, эшкуарлар бар. Ләкин татар нәселенә килгәндә, әлбәттә, 350 генә исем ул - зур күләм түгел. Ул фамилияләрне генә искә алганда да татар тарихы күзаллана. Агафуровлар, Акчуриннар, Бурнашевлар, Дашкиннар, Дәүлекамовлар, Баязитовлар, Бигиевлар, Кудашевлар, Мәмлиевләр, Үтәмешевләр һәм башкалар.

Китапны тәкъдим итү чарасында да әйтеп үтелгән фамилияле кайбер милләттәшләребез дә катнашты. Фәннәр докторы Илдар Үтәмешев үзенең бабаларының йорт нигезе булган Татарстанның Кукмара районы белән тыгыз бәйләнештә булуын сөйләде. Биредә шулай ук данлыклы Атаулла Баязитовның оныгы Динара Байтирәкова да бар иде.

Китапны тәкъдим итү чарасында Татарстанның вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Рәсим Акчурин да катнашты. Казаннан Татарстан китап нәшрияте директоры Дамир Шакиров һәм язучы депутат Разил Вәлиев та килгән иде. Ә инде очрашуны галим Йолдыз Хәлиуллин алып барды.

Тәкъдим итү кичәсендә
Тәкъдим итү кичәсендә
Бу китап хакында Рәзил Валиев болай диде: ”Әле бу китапның кулъязмасы белән без сигез ел элек Касимов шәһәренең юбилеена килгән вакытта танышкан идек һәм аны басып чыгарырга ярдәм күрсәтергә дә вәгъдә иткән идек. Вәгъдәбезне үтәдек.

Китап чынлап та зур тарихи әһәмияткә ия булган китап булып чыкты. Бездә татар шәҗәрәләре турында язучылар бар - галим Марсель Әхмәтҗанов, Дамир Гарифуллин. Ләкин мондый күләмле тарихи шәхесләрнең шундый тирән өйрәнелгән шәҗәрәсе булганы юк иде әле. Тарихка һәрвакыт сәясәт катнаша. Кем җиңүче – тарихны шул яза. Ләкин бу китапка сәясәт катаншмаган. Алга таба да татарның тарихын язганда бу китап нигез була ала”.

"Бу китапны кайдан табарга була соң?" дигән сорауга ул: “Китап чыкты да, бетте дә. Аны бик озак көтеп алдылар, ул хәзер сатуда да юк. Күбесе, әлбәттә, китапханәләргә таратылды. Алга таба аның икенче басмасын да чыгарырга кирәк булачак”, диде ул.

Гадел Беляевка Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәмәтшинның рәхмәт хаты да тапшырылды.
XS
SM
MD
LG