Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәшит Сүнәев 70 яшен Казанда билгеләде


Рәшит Сүнәев 70 яшен Казанда билгеләде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:06:19 0:00

Рәшит Сүнәев 70 яшен Казанда билгеләде

18 мартта Татарстан Фәннәр академиясендә дөньякүләм танылган астрофизик Рәшит Сүнәевкә 70 яшь тулуга багышланган тантана үтте.

Төшкә кадәр юбилярны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Ул Рәшит Сүнәевкә "Татарстан республикасына хезмәтләре өчен" орденын тапшырды.

Юбилей чаралары төштән соң Татарстан Фәннәр академиясендә дәвам итте. Тантанада юбилярның хезмәттәшләре, укучылары, Татарстан түрәләре, галимнәр катнашты. Шулай ук Рәшит әфәнденең тормыш иптәше Гүзәл ханым, кызы Зөлфия, уллары - Шамил, Усман, Али да бар иде.

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров юбилярны котлап аңа академиянең "Фәндә уңышлары өчен" алтын медален тапшырды. Чит илләрдә санап бетергесез орден-медальләр алган галим Татарстанда тапшырылган бүләкнең үзе өчен аеруча кадерле булуын, үз илендә әле моңарчы алтын медаль алганы булмавын әйтеп узды.

Үз чыгышында ул Татарстандагы вакыйгалар белән даими кызыксынып баруын, атнасына ике-өч мәртәбә булса да республика интернет сайтларына кереп Татарстандагы вакыйгалар белән танышып баруын белдерде. Аның шулай ук Азатлык сайтына кергәләве һәм татар телендә төрле мәгълүмат җиткерүче радионың эшчәнлеген уңай бәяләве дә мәгълүм булды.

Галим үзе ирешкән уңышлар һәм шөгыльләнгән өлкәсе турында фотолар күрсәтеп сөйләде. Шулай ук галәм киңлекләренә кагылышлы сорауларга да җавап бирде. Үзе ирешкән уңышларда әти-әнисенең һәм остазы –академик Яков Зельдовичның ролен дә искә алды.

Ике сәгатьтән артык барган бу чара матбугат очрашуы белән тәмамланды. Галим анда башка юбиляр галимнәрдән аермалы буларак тормыш иптәше һәм балалары белән бергәләп катнашты. Бер генә сорауны да җавапсыз калдырмаган галим гаилә әгъзалары белән дә таныштырып чыкты.

Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Рафаил Хәкимов Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Рәшит Сүнәевның астрофизиканы яңа яктан күрсәтүче галим булуын билгеләп үтте.

“XX гасырда астрофизика өлкәсендә Рәшит Сүнәевтан да данлырак галимне күреп булмый. Ул физиклар өчен яңа өлкәне ачты. Рәшит Сүнәев татар җанлы булуы белән аерылып тора. Ул татар тарихы белән бик якыннан кызыксына һәм аның бу кызыксынуы бик тирән. Ул татар тарихының күп нечкәлекләрен белә һәм тарих темасына сөйләшкәндә аның белән бик сак сөйләшергә кирәк. Аннан соң ул татар яшьләрен үстерергә кирәк дигән фикер белән яши. Бу аңа тәрбия белән бирелгәндер инде”, диде Хәкимов.


Рәшит Сүнәев 1943 елның 1 мартында Ташкент шәһәрендә чыгышы белән Мордовиядән булган татар гаиләсендә туа.

Югары белемне Мәскәүнең физика-техника институтында ала һәм аспирантура тәмамлый. 30 яшендә физика-математика фәннәре докторы һәм профессор исемен ала. Остазы Яков Зельдович белән астрофизикада “Сүнәев-Зельдович эффекты” дип аталган теорияне уйлап таба.

Рәшит Сүнәев – астрофизика өлкәсендә дөньякүләм танылган, әйдәп баручы галимнәрнең берсе, дөнья университетларында теоретик астрофизика һәм космология курсларына һәм дәреслекләренә кертелгән фундаменталь казанышлар аның исеме белән бәйле.

Ул егермедән артык илнең Фәннәр академиясендә әгъза булып тора. Чит ил академияләренең күпсанлы бүләкләр иясе.
XS
SM
MD
LG