Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Үрдүннең Көнбатыш ярына килде


АКШ президенты Барак Обама Үрдүннең Көнбатыш ярына килде. Боралак Обаманы Израилдән Рамаллахка китерде. Анда президент Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүт Аббас һәм башка җитәкчеләр белән очрашачак.

Шуннан соң Обама Иерусалимга кайтып студентлар алдында чыгыш ясаячак.

Алдагы көнне Обама Израил премьеры Биньямин Нетаньяху белән Иранның атом програмы һәм Сүриядәге низаг турында сөйләште. АКШ президенты Иранның атом коралга ия булуына юл куймаячагын вәгъдә итте. Нетаньяху үз чиратында АКШ бу проблемны чишә алыр дип өметләнүен әйтте.
XS
SM
MD
LG