Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә супер әбине сайладылар


Бәйгедә катнашучы әбиләр һәм алып баручылар
Бәйгедә катнашучы әбиләр һәм алып баручылар

Супер әбиләр үзләре белән матур итеп татар телендә таныштыра белергә, оста итеп милли ризык әзерләргә, гаиләдә бала тәрбияләү серен, дус-тату гаилә учагын, гореф-гадәтләребезне саклаучы булуларын төшендереп бирергә тиешләр.

Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә менә инде дистә елдан артык “Супер әби” бәйгесе оештырыла. Өлкәдә актив, һәр чарада катнаша торган әбиләрнең күбесе бу мактаулы исемне алуга ирештеләр инде.

Супер әби булу өчен велосипедка утырып дистәләгән чакрымнар үтү дә, мотоцикл-машинада йөрү дә кирәкми. Әлбәттә, бу сыйфатлар жюри куйган балларга уңай йогынты ясар. Тик безнең супер әбиләр үзләре белән матур итеп татар телендә таныштыра белергә, оста итеп милли ризык әзерләргә, гаиләдә бала тәрбияләү серен, дус-тату гаилә учагын, гореф-гадәтләребезне саклаучы булуларын төшендереп бирергә тиешләр.

Быелгы бәйгедә катнашкан әбиләребез әле яшьләр. Махсус шулай әзерләгән шикелле булды ул. “Без бәйге турында ел буе үзәккә килгән милләттәшләребезгә хәбәр итеп торабыз, тәртипләрен аңлатабыз. Шул рәвешле, быел 11 әби бик теләп катнашырга теләкләрен белдерделәр. Тик һава торышының алышынып торуы, грипп эпидемиясе сәбәпле, кайберләре авырып киттеләр. Шуңа да, очраклы рәвештә, яшьләр генә килә алдылар”, дип аңлатма бирде үзәк белгече Зөлфинә Миңнебаева.

Инде күп еллардан бирле үзәктә уздырылып килә торган шушы бәйге елдан-ел яңара, яктыра бара. Лилия Гафият кызы Кәримова җитәкчелегендәге мәдәният үзәге хезмәткәрләре быел да тырышып оештырганнар.

Бәйгедән бер күренеш
Бәйгедән бер күренеш
Бәйгедә дүрт кеше: Төмәндә яшәүче Мәрьям Әскәрова, Шыкчадан - Сәкинә Әминова, Каскарада яшәүче Тимербикә Корманова һәм Фәрзәнә Хәбибуллина катнаштылар. Алар “Үзләре турында”, “Тәмлешкә”, “Сәләтле әби”, “Тыңламаган бала” биремнәренә, әйтерсең, гомер буена әзерләнгәннәр. Чыннан да, бу сынауларга алар тормыш юлы аркылы сыналып үткәннәр. Шуның өчен аптырап, каушап калу, кыюсызлык чалымнары сизелмәде үзләрендә. Гүзәл хатын-кызларыбыз барлык осталыкларын җигеп, чын батырларча ярыштылар. Әлбәттә, жюридагыларга: җирле шагыйрь Заһид Акбүләковка һәм “Төмән шәһәре “Себер татарлары” татар милли-мәдәни мохтарияте” җирле иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Динар Абукинга бу ярышта урыннар билгеләве җиңел булмады.

Бертавыштан жюри чыгарган нәтиҗә белән Хәбибуллина беренче урынны, Әскәрова икенче урынны, Корманова өченче урынны яулап, Әминовага диплом һәм барысына да бүләкләр тапшырдылар. Бер биремнән соң әбиләребез икенчесенә әзерләнгәнче, үзәкнең яшь артистлары җырлар, биюләр белән чыгыш ясадылар. "Ике куянны бер юлы аткан төсле, концерт та, бәйгедә катнашучыларны да карадык", дип сөйләде үзе дә супер әби булган, бу юлы жюрины җитәкләгән Наилә Сафиуллина.

“Кая барыйм, вакытны ничек уздырыйм”, - дип аптырап торучы милләттәшләребез дә байтактыр. Дөнья булгач, төрлесе һәм төрле кешеләр бар бит. Ә менә мәдәният үзәгендә уздырылган шундый кичәләргә нигә килмәскә, рәхәтләнеп күңел ачып, ял итеп кайтырлар иде, ичмасам. Монда бит татар кешесенә һәрвакыт ишекләр ачык, бушлай төрле кичәләр оештырыла, рәхим итеп килегез генә. Аннан күңелләрегез күтәрелеп, бәйрәм чаткысы алып кайтуыгызга иманым камил. Аллага шөкер, патша сарайларыдай барып керер мәдәният йортыбыз бар – моңа горурланып, без татарлар бердәм яшик, диясе килә”, - диде тамашачы азлыгына аптыраган Баян Ташкалова.

Ел да әбиләр белән бергә җыр-моңга, биюгә сәләтле гаилә әгъзалары да килә, матур чыгышлар ясыйлар иде. Быел бу бирем тәрбияви тема белән алышынган. Әбиләр бала яки оныгына бирелгән темага сәхнәләштерелгән күренеш күрсәтте.
XS
SM
MD
LG