Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан коммунистлары фиркадән чыккан


Татарстан коммунистлары фикер каршылыгы аркасында фиркадән күпләп чыгуын әйтте. Коммунистлар фиркасенең рәсми җитәкчелеге тарафыннан танылмаган Казан шәһәре коммунистлары шундый фикергә килгән.

Казан шәһәр коммунистларының беренче секретаре Альфред Вәлиев сүзләренчә, әлеге карар сишәмбе көнне пленумда кабул ителгән һәм моңа коммунистлар фиркасе җитәкчесенең марксизм-ленинизм идеяларыннан тайпылуы һәм бүгенге хакимиятнең хезмәтчесенә әйләнүе нигез булып торган.

Вәлиев Татарстан башкаласында гына да фиркаңән ким дигәндә 160 кеше китәчәген әйтте.
XS
SM
MD
LG