Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Рубин»ның «Челси» белән уенын Мәскәүдә уздыру карары Исхаковның ачуын чыгарган


«Рубин» футбол такымының вице-президенты Камил Исхаковны Европа футбол федерацияләре берлегенең “Челси” белән уенны Мәскәүдән Казанга күчерү үтенечен кире кагуы ачуын чыгарган.

“Бу чын дәрәҗәсендә ахмаклык. Берлекнең мондый карарга ни сәбәпле килүе аңлашылмый. Безгә Казанда уйнарга мөмкинлек бирмәү нык ачуыбызны чыгарды. Әлеге мәсьәлә белән безнең баш җитәкче Андрей Громов шөгыльләнде. Бәлкем Европа футбол федерацияләре берлеге фикерен үзгәртсен өчен ул тагын нәрсә дә булса эшли алыр”, диде ул “Р-Спорт”ка.

Билгеле булганча, чирек финалга чыкканнан соң, “Рубин” “Челси” белән уенны Казанда уздыруны сорап Европа футбол федерацияләре берлегенә мөрәҗәгать иткән иде. Алдагы көнне берлекнең вәкиле Коннор Нолан Казанның үзәк стадионында булып аның торышы белән канәгать калды, ләкин нәтиҗәдә уенны Мәскәүдә уздырырга карар кылынды.
XS
SM
MD
LG