Accessibility links

Башкортстан төрки халыклары Нәүрүз бәйрәмен билгели


24 мартта Уфада язның матур бәйрәме – Нәүрүз тантаналары оештырыла. Бәйрәм Нефтьчеләр мәдәният сарае эчендә һәм аның алдындагы мәйданда үтәчәк.

Бәйрәмдә республикадагы 14 милләтнең тарихи-мәдәни үзәкләре үзләренең мәдәни програмнарын тәкъдим итәчәк һәм тамашачыларны тәмле аш-су белән сыйлаячак. Шунда ук кул осталары эшләреннән күргәзмәләр белән дә танышырга мөмкин булачак.

Соңгы елларда Уфада Нәүрүз бәйрәмен оештыру матур гадәткә әйләнде. Ел саен үтә ул хәзер. Башта берничә халыкның иҗтимагый оешмалары гына башлап җибәргән бу матур чарага соңгы елларда торган саен күбрәк милләт вәкилләре кушыла.

Быел Нәүрүз бәйрәмендә башкортларның Гафури районындагы “Сәетбата” тарихи-мәдәни үзәге белән татарларның Бүздәк районы Килем авылындагы тарихи-мәдәни үзәге үз тирмәләрен кора. Шулай ук үзбәк, казакъ, кыргыз, азәрбайҗан һәм башка милләтләр үзәкләре дә үз утарларын булдыра ачык һавада. Шунда ук төрле халыклар сәнгать осталары үз җырларын һәм биюләрен башкарачак.

Бәйрәмне республиканың мәдәният министрлыгы һәм Халыклар дуслыгы йорты оештыра. Тантанага рәсми җитәкчеләр дә, төрле милләтләр диаспоралары вәкилләре дә киләчәк.
XS
SM
MD
LG