Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондонда бизнесмен Борис Березовский вафат


Борис Березовский
Борис Березовский

67 яшьлек Борис Березовский узган шимбәдә Лондон вакыты белән төнге сәгать 11-дә үлгән. Аның адвокаты фикеренчә, бизнесмен үз-үзенә кул салган.

Британиядә Борис Березовскийның вафат икәнлеге шимбә кич билгеле булды.

Бизнесмен Лондон вакыты белән кичке сәгать 11-дә кинәт вафат булган. Бу хакта Березовский гаиләсенең әгъзасы "Интерфакс"ка хәбәр иткән.

Бизнесменның адвокаты Александр Добровинский да, Борис Березовский вафат дип, Лондоннан хәбәр итүләрен белдерә. Адвокат мәетнең кем тарафыннан һәм кайда табылуын әйтүдән баш тарткан. Мәет үз өендә ваннада табылган дигән хәбәрләр дә бар.

Добровинский "Россия 24" телеканалына әңгәмәдә, 67 яшьлек бизнесмен үзенә кул салган, дип белдерде.

Мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Березовскийның кияве Егор Шуппе, соңгы вакытта бизнесмен күңел төшенкелеге кичерде, ул туганнары һәм дуслары белән әз аралашты, дип белдергән.

2000 елдан Березовский Британиядә эмиграциядә яшәде. Русия президенты Владимир Путинны тәнкыйтьләде. Русиядә бизнесмен күпләгән җинаятьләрдә гаепләнде һәм читтән торып аңа төрмә җәзасы бирелгән иде.

Березовский 1946 елның 23 гыйнварында Мәскәүдә туа. 1967 елда Мәскәү урман техникасы институтын тәмамлый. 1973 елда МГУның механика-математика факультетын бетерә. Советлар берлеге фәннәр академиясенең идарә проблемнары институтында аспиратнтура тәмамлый. Физика-математика фәннәре докторы була.

1970-87 елларда идарә проблемнары институты хезмәткәре булып эшли. 1973 елдан "АвтоВАЗ" белән хезмәттәшлек итә. 1989 елдан "ЛогоВАЗ"ны оештыручыларның берсе була, ә 1989 елның маеннан бу ширкәткә җитәкчелек итә. 1992 елдан Берләшкән банк директорлар шурасы рәисе. 1993-95 елларда "Русия автомобиль альянсы" (AVVA) баш мөдире.

1994 елның 7 июнендә үзенең "Мерседес" машинасында радио аша идарә ителә торган бомба шартлатылып яралана.

1994 елның декабреннән 1996 елның 7 декбаренә кадәр "Русия иҗтимагый телевидениесе" (ОРТВ) мөдирләр шурасы рәисенең беренче урынбасары.

1995 елның мартында ОРТВ баш мөдире Владислав Листьевны үтерүдә катнашучыларның берсе булуда шикләнелеп Березовский офисында тентү үткәрелә, үзен сорау алуга чакыралар.

Березовский 1996 елдан "Себер нефть компанияләре" мөдирләр шурасы әгъзасы.

Русия һәм Чечня арасында солых килешүен имзалауны оештыручыларның берсе. 1997 елдан 1998 елның 21 маена кадәр Русия президенты хакимияте җитәкчесе киңәшчесе.

1998 елның 13 ноябрендә "Коммерсантъ-Daily" газетында Березовский ФСБ башлыгы Владимир Путинга һөҗүм әзерләнүе турында ачык хат яза.

1999 елның 6 апрелендә Русия прокуратурасы Березовскийны сак астына алу турында карар чыгара. 14 апрельдә бу карар кире кагыла. Березовский "Аэрофлот" һава ширкәте белән канун бозып хезмәттәшлек итүдә гаепләнә. 1999 елда Березовскийдан гаепләүләр алына һәм ул бу эштә шаһит була.

1999 елның 19 декабрендә Березовский Карачай-Чиркәстән Русия думасына депутат итеп сайлана. Думада ул бер төркемгә дә, фракциягә дә керми.

2000 елдан Британиядә эмиграциядә яши һәм Путинның сәяси оппоненты була.

2008 елда Forbes журналы Березовскийның байлыгын 1,3 миллиард доллар дип бәяли.

Березовский беренче хатыны Нина Короткова белән бергә институтта укыган. 1970 елда өйләнешәләр. Бу никахтан ике кызлары бар.

Березовский 1991 елда Галина Бешаровага өйләнә. Бер уллары һәм бер кызлары бар.

Березовскийның яңа җәмәгате Елена Горбунова бер кыз һәм бер ул таба.

XS
SM
MD
LG