Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Кавказда балаларны саный башлыйлар


Русия премьеры Дмитрий Медведев вице-премьерлар белән киңәшмәдә Төньяк Кавказ федераль бүлгәсендә җиде ел элек туган балалар белән бүгенге көндә мәктәп укучылары санын чагыштырып бер ай эчендә хисап тотарга кушты.

Узган атнада төбәктә туган балалар белән мәктәпкә йөрүче балалар саннары арасында аерма булуы ачыкланды. "Баланың мәктәпкә йөрмәве беркемне дә борчымый. Мәктәпкә йөрмәгән бала соңыннан урманга китәчәк", диде Медведев.

Дәүләт федераль статистика хезмәтенә 7-15 яшьлек балаларның төгәл санын һәм алар арасында мәктәп укучыларының санын ачыкларга кушылган.

Дагыстанда 80 мең, Ингушетиядә 20 мең һәм Карачай-Черкессиядә 11 мең бала аерма килеп чыккан.

Медведев җирле хөкүмәтләрдә гаепле булганнарны җәзага тартырга чакырды.
XS
SM
MD
LG