Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәнзил Әхмәтшинга хөкем карары чыгарыла


Бүген Уфа мәхкәмәсендә Башкорт конгрессы башкарма комитеты рәисенең урынбасары Фәнзил Әхмәтшинга хөкем карары көтелә. Прокуратура аңа алты ел төрмә җәзасы бирүне сорый.

Башкорт милли һәм дини әйдаманы инде 2011 елдан бирле сак астында тотыла. Шул елны кулга алыныр алдыннан ул берничә көнлек хәйрия акциясе кысаларында иптәше Илшат Гатиятуллин белән авыр хәлдә булган Сомали халкына һуманитар ярдәм, дөге, кирәк-яраклар өләшергә бара. 29 ноябрьдә кире кайтканда Әхмәтшин Уфа һава аланында тоткарлана.

Әхмәтшин экстремизм һәм наркотик контрабандасында гаепләнеп кулга алына. Хәйрияче үзе һәм аның адвокаты наркотикны сумкага тентүчеләр үзләре салган дип белдерә.
XS
SM
MD
LG