Татарстан тикшерү комитетының Чаллы бүлеге 8 яшьлек кызны үтерү эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итте. Кызны үтерүдә чыгышы белән Үзбәкстаннан булган 30 яшьлек Фарух Ташбаев гаепләнә.
Василиса 2 февральдә бию түгәрәгенә киткәч өенә кайтмады. Аны эзләүдә коткаручылар белән бергә шәһәр халкы да катнашты.
Кызның төрле кисәкләргә туралган мәете 6 февральдә Чаллыдан 73 чакрым ераклыкта Зәй районында юл кырыенда табылды.
Ташбаев җинаять кылуын танып мәетне яшергән урынны күрсәткән иде. Элегрәк аның бармак эзләре булуы кызның әйберләрендә ачыкланды. Тикшерү тәмамланганда Ташбаев гаебен кире какты.