Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты сәхифәсен бозган хакер бер ел өйдә сак астында тотылачак


Русия президентының интернеттагы сәхифәсен бозган Красноярскидагы хакер Василий Никитинга хөкем карары чыгарылды. Никитин бер ел сак астында өйдә тотылачак.

Бу турыда карар Красноярскиның Совет районы мәхкәмәсендә кабул ителде.

Никитин президент сәхифәсен бер сәгатькә туктатып торган. Гаепләүчеләр аның бу гамәл белән оппозициягә теләктәшлек белдерүен фаразлый.

Никитинга ике ел төрмә һәм 200 мең сум җәза соралган булган.
XS
SM
MD
LG