Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Уңган кызлар" бәйгесе узды

29 мартта Русия ислам университеты (РИУ) бинасында “Уңган кызлар” бәйгесе узды. Бәйгедә барлыгы сигез төркем катнашты – Мөхәммәдия һәм РИУ кызлары. Бәйге дәвамында кызлар үз осталыкларын һәм уңганлыкларын күрсәтте – үзләре белән таныштырдылар, биеделәр, аш пешерделәр, бишек җырларын башкардылар, дин гыйлемнәре буенча сынаштылар, тормышта очраган төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләделәр, күл эшләнмәләрен күрсәтелләр, өстәл бизәделәр. Нәтиҗәдә беренче урынга ике такым лаек итеп табылды – Мөхәммәдиянең “Хыял” командасы һәм РИУның “Елмаю” төркеме.

дәвам

XS
SM
MD
LG