Accessibility links

Кайнар хәбәр

Идел буе шәһәрләренә ярты бәягә очып булачак


Идел буе шәһәрләренә ярты бәягә очып булачак
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:40 0:00

Идел буе шәһәрләренә ярты бәягә очып булачак

Идел буе төбәгендә яңа федераль программа тормышка ашырыла башлады. Ул әлеге төбәктәге шәһәрләргә махсус очышлар булдыруны күздә тота. Билет бәясенең яртысын хөкүмәт түләячәк.

1 апрель көнне Оренбурдан Казанга килгән юлчыларны кызыл келәм һәм чәч-чәк белән каршы алдылар. Әлеге рейс төбәктәге авиацияне үстерү, халыкны очкыч белән сәяхәт итәргә җәлеп итүне максат итеп куйган федераль програм кысаларында оештырылды. Казан һава аланына Оренбурдан инде 23 ел очкычлар утырмаган. Яңа програм кысаларында совет заманындагы очышлар торгызыла.

Оренбур белән беррәттән Казаннан тагын биш яңа юнәлешкә очып булачак: Киров, Пенза, Сарытау, Сарански, Пермь. Татарстан һава юллары шулай ук Уфага көненә биш рейс ача. Яңа маршрутлар өчен ширкәт тугыз урынлы унбиш кечкенә самолет сатып алырга ниятли. Рейсларны Татарстаннан тыш тагын дүрт авиаширкәт башкарачак.

Һава транспортчылары мондый проект белән Идел буе төбәгендәге юлчылар агымын елга 12 меңгә кадәр аттырырга тели. Чагыштыру өчен, 1991 елда шул ук юнәлешләргә 80 мең кеше очкан.

Билет бәясен түләүдә халыкка хөкүмәт ярдәм итәчәк. 25 процентын федераль бюджет, тагын шул кадәрен Татарстан казнасы күтәрәчәк. Проектны тормышка ашыру өчен 2013 елда 8 млрд сум бүлеп бирелергә тиеш.

“Идел буе федераль төбәгендәге шәһәрләр арасында һава элемтәләрен торгызырга телибез. Юлчыларыбызның төбәктәге шәһәрләргә Мәскәү аша түгел, ә турыдан-туры, бернинди мәшәкатьсез очу мөмкинлеге булырга тиеш. 1990нчы еллар ахыры – 2000нче еллар башында төбәк авиациясе авыр хәлдә иде. Базарда көчле ширкәтләр генә кала алды. Безнең зур илебездә төбәктәге шәһәрләр арасында локаль һава челтәре булырга тиеш. Без бу традицияне торгызырга булдык. Аны күп халык яшәгән шәһәрләр арасында булдырырга кирәк. Шуңа күрә Идел буе төбәге бу проектны сынап карар өчен бик тә килешә”, - ди Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Линар Сафин.
XS
SM
MD
LG