Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Кабан күле хәзинәләре» фильмы Казанда 30 апрельдән күрсәтелә башлаячак


«Кабан күле хәзинәләре» фильмы Казанда 30 апрельдә, башка шәһәрләр белән чагыштырганда бер көн алда башланачак.

Русиянең башка шәһәрләрендә, БДБ һәм Балтыйк буе илләрендә "Двадцатый Век Фокс СНГ" ширкәте фильмны 1 майдан күрсәтә башлаячак.

Дмитрий Коробкинның «Кабан күле хәзинәләре» фильмы узган елны Казанда, Мәскәүдә һәм Владивостокта төшерелде. Анда Яваз Иванның Казанны яулавы барышында яшерелгән хан байлыкларын эзләү турында сүз бара. Фильмда Алексей Воробьев, Мария Кожевникова, Гоша Куценко, Сергей Шәкуров, Виктор Вержбицкий, Эльвира Ибраһимова һәм Байбулат Батуллин уйный.
XS
SM
MD
LG